news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татар-информ"да кош гриппы турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

"Татар-информ"да кош гриппы турында сөйләшәчәкләр
Султан Исхаков

(Казан, 8 март, "Татар-информ"). 9 мартта 12.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында кош гриппына багышланган матбугат конференциясе уздырыла.

Әлеге конференциядә Татарстанның Министрлар Кабинеты ветеринария Баш идарәсенең эпизоотиягә каршы эш буенча бүлек җитәкчесе Александр Козлов республикадагы вазгыять турында сөйләячәк. Шулай ук Мәскәү өлкәсендә кош гриппы очрагы ачыклану сәбәпле, саклану чаралары хакында да сүз булачак. 

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла. Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша.

news_right_1
news_right_2
news_bot