news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татар-информ"да коммерцияле булмаган оешмаларның IV республика форумы турында сүз барачак

Булачак форум алдыннан оештырылган матбугат очрашуына гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 31 июль, "Татар-информ").. Коммерцияле булмаган оешмаларга дәүләт ярдәмен күрсәтү турында иртәгә, 1 августта 10.00 сәгатьтә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында сөйләячәкләр. Коммерцияле булмаган оешмаларның IV республика форумына багышланган матбугат очрашуында Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, Татарстан икътисад министры урынбасары Олег Пелевин катнашачак.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак. Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot