news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ»да коммерцияле булмаган оешмаларга грантлар бирү хакында сөйләячәкләр

Гаммәви мәгълүмат чараларын аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы буенча башкарыла.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). 24 ноябрьдә, 10.00 сәгатьтә, «Татар-информ» агентлыгындагы матбугат конференциясендә 2018 елда социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашырырга ниятләгән Татарстандагы коммерцияле булмаган оешмаларга конкурс нигезендә грантлар тәкъдим итү турында сөйләячәкләр.

Журналистларның сорауларына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин җавап бирәчәк.

«Татар-информ» агентлыгы сайтында матбугат конференциясеннән онлайн-трансляция оештырыла. Теләгән һәркем кызыксындырган сорауларын бирә ала.

Гаммәви мәгълүмат чараларын аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы буенча башкарыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot