news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татар-информ”да “Әкият” курчак театрының 85нче сезон премьералары турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). Иртәгә, 3 декабрьдә 10:00 сәгатьтә “Татар-информ”да “Әкият” курчак театрының 85 еллык юбилеена әзерләнгән премьераларга багышланган матбугат конференциясе узачак.

Чарада Татар дәүләт «Әкият" курчак театры директоры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Яппарова, Татар дәүләт «Әкият" курчак театры баш режиссеры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров, Татарстанның атказанган артисты Юрий Чуктиев, курчак театры артисткасы Рузилә Нуриева катнашачак.

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гәммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru. 

news_right_1
news_right_2
news_bot