news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ»да Казанда ЮНЕСКОның мәдәниятара диалогы форумы турында сөйләячәкләр

«Татар-информ» матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясен тәкъдим итәчәк.

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Бүген, 31 августта, 10.00 сәгатьтә «Татар-информ»да Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев химаясында уза торган Казан мәдәниятара форумына багышланган матбугат конференцясе уза.

Чарада Татарстан мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, «Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды» коммерцияле булмаган оешманың башкаручы директоры Татьяна Ларионова, Татарстан Фәннәр академиясе А.Х.Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдыйков, Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов катнаша.

«Татар-информ» матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясен тәкъдим итәчәк. Теләге булган һәркем онлайн-видео комментарийларында яки WhatsApp мессенджерында ( +7 (927) 037-91-10) сорау бирә ала.

ММЧ вәкилләре pr@tatar-inform.ru электрон почтасы буенча аккредитация уза ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100