Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Татар-информ”да Казан тарихы буенча сөйләшү булды
“Татар-информ”да Казан тарихы буенча сөйләшү булды
(Казан, 26 июль, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында шул уңайдан сөйләшү оештырылды. Очрашуның кунагы — Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Наил Гарипов булды.
Казан — 1000-еллык тарихы булган уникаль һәйкәлләрнең берсе. Наил Гарипов билгеләвенчә, Казан Кремле Татарстан һәм Россия археологлары белән бергә, чит ил археологларында да зур кызыксыну уята.
Билгеле булганча, Казанның меңъеллыгын билгеләүдә казу эшләре вакытында табылган чех акчасы мөһим роль уйнады. Шунысын да янә бер билгеләп үтәргә кирәк, дөньяда әлеге акчаның ике генә нөсхәсе бар. Аның Чехиядә табылганы Алманиядә сугылган булса (бүгенге көндә ул Чехиядә саклана), Казанда табылганы нәкъ менә чехлар илендә эшләнгән.
Билгеле булганча, Казанга кадәр ханлыкның башкаласын Биләр, Болгар калалары биләп торган. Соңрак исә халык тынычрак урынга, төньяккарак күченеп утыра. Яңа урында шәһәр салу өчен табигый шартларның да яхшы булуы да исәпкә алынган. Тапшыруда шул турыда да сүз булды.
Казан Кремлендә төрле гасырларда төзелгән биналар саклана. Наил Гарипов аларның тарихчылар өчен һәрберсе аерым бер әһәмияткә ия икәнлегенә басым ясады.
Шулай ук Казанның соңгы ханбикәсе Сөембикә дә телгә алынды. Тарихчы, кайбер версияләргә таянып, Сөембикә каберенең Касыйм шәһәрендә булмавын әйтте, моны бернинди дә тарихи билге булмау белән аңлатты. Ә Касыйм татарларының Шаһгали кабере янындагы билгесез каберне, легендага нигезләнеп кенә, ханбикә кабере дип атауларын әйтеп узды.
“Тарихи документларда, Казанны яулап алганнан соң, Сөембикәнең озак еллар Касыйм шәһәрендә яшәве турында мәгълүмат бар”, - ди ул. Моннан тыш, Казан Кремлендәге “Сөембикә манарасы” дип аталучы корылманың ханлык чорында төзелмәвен, моны археологларның да раславын әйтте. “Сөембикә манарасы” мөселман кануннарына туры китереп төзелмәгән, археологлар да шул фикердә”, - ди яшь галим. Шулай ук манараның ни өчен һәм нинди максаттан чыгып төзелүнең дә һаман сер булып кала бирүен ассызыклады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз