news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татар-информ"да – Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

"Татар-информ"да – Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров
Ильнар Тухбатов

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 13 мартта, 10.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Казан (Идел буе) федераль университетына багышланган матбугат конференциясе була.

Уку йортының ректоры Илшат Гафуров гаммәви матбугат чарасы вәкилләренә югары уку йортын Quacquarelli Symonds (QS) исемле бәйсез авторитет инглиз басмасы рейтингында күрсәтү алымнары турында сөйләячәк. Әлеге мәгълүмат чарасы бөтен дөнья буенча 4 меңнән артык иң яхшы университетны колачлый. Шулай ук ректор 2017 елга булган планнар белән дә таныштырырга җыена.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша алып барыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot