Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Татар-информ"да Кариев театрының яңа сезоны ачылышы турында сөйләшәчәкләр
Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.
(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). Иртәгә, 5 сентябрьдә, 11:00 сәгатьтә “Татар-информ”да Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының 32нче сезон ачылышына багышланган матбугат конференциясе булачак.
Чарада Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Гүзәл Сәгыйтова, театрның баш режиссеры, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов, Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин, театр артисты Илназ Хәбибуллин катнашачак.
"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.
Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз