news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татар-информ”да күпфатирлы йортларда капиталь ремонт программасы турында сөйләячәкләр

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.

(Казан, 5 декабрь, "Татар-информ"). Иртәгә, 6 декабрьдә, 12.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе Татарстанда күпфатирлы йортларда капиталь ремонт программасына багышлана.

Матбугат конференциясендә Татарстан Төзелеш министрлыгының Торак-коммуналь хуҗалыгы программасын тормышка ашыру һәм эксплуатация идарәсе җитәкчесе Илдус Насыйров катнаша.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100