Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
“Татар-информ”да Интернет куркынычсызлыгы айлыгы турында сөйләячәкләр
Әлеге чара Россиядә 30 сентябрьдә билгеләнеп үтә торган Интернет көне уңаеннан үткәрелә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 29 сентябрь, "Татар-информ"). 29 сентябрьдә, 13.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстанда башлангыч сыйныф укучылары өчен Интернет файдалы һәм куркынычсызлыгы айлыгы башлануга матбугат конференциясе үткәрелә.
Журналистларның сорауларына Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, Республиканың балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина, Татарстан прокуратурасының балигъ булмаганнарга һәм яшьләргә карата законнар үтәлеше күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Җәүдәт Ибраһимов, Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, Татарстан мәгълүмати технологияләр үзәге башкарма директоры Татьяна Камалетдинова һәм Татарстанда "МТС” филиалының сату буенча директоры Антон Перцев җавап бирәчәк.
Искәртеп үтик, проект Россиядә 30 сентябрьдә билгеләнеп үтә торган Интернет көне уңаеннан старт ала.
Шулай ук 29 сентябрьдә 14.40 сәгатьтә Казанның Вахитов районындагы 39нчы мәктәбендә файдалы һәм куркынычсыз Интернет турында ачык дәрес үтә.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кеше видеога шәрехләрдә кызыксындырган сорауларын бирә алачак.
Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.
Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз