news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татар-информ"да илнең Тышкы эшләр министрлыгында аккредитация узган журналистлар булды

Республика мәгълүмат агентлыгы эше белән Испания, Швейцария, Ливан, Кытай һәм Япония хәбәрчеләре танышты.

(Казан, 3 октябрь, "Татар-информ", Алексей Анисимов). "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгында аккредитация узган журналистлар булды. Кунакларны агентлык эше белән генераль директор Шамил Садыйков таныштырды.

Испания, Швейцария, Ливан, Кытай, Япония, Швеция басмаларының хезмәткәрләре Татарстанга Россия Тышкы эшләр министрлыгының вәкиле белән бергә килгән. Алар төбәк белән танышачак: 2 һәм 3 октябрьдә журналистлар "Рубин" футбол клубы базасында, "Казан-Арена" стадионында, Казан Кремлендә, Болгарда, Зөядә булды, шулай ук "Многоликая Россия" журналистлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын тамаша кылды. 4 октябрьдә чит ил журналистлары "Казаноргсинтез" оешмасында, Халыклар дуслыгы йортында булачак. Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән дә очрашу билгеләнгән.

"Миңа Казанда, бигрәк тә Кремльдә бик ошады. Шулай ук Болгар һәм Свияжск та сокландырды”, – дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Мәскәүдәге "Новая Цюрихская газеты" махсус корреспонденты Иво Миенссен.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot