news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татар-информ”да “Хозур ТВ” мөселман телеканалы турында сөйләшәчәкләр

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru

(Казан, 12 март, "Татар-информ"). Иртәгә, 13 мартта, "Татар-информ" матбугат үзәгендә “Хозур ТВ” мөселман телеканалына багышланган матбугат конференциясе була. 

Спикерлар - Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе Ришат Хәмидуллин һәм "Таттелеком" ААҖнең маркетинг буенча директоры Александр Смирнов.

Очрашуда сүз "Хозур ТВ" мөселман телеканалының сынау режимында эфирга чыгуы хакында барачак. Очрашу 14 сәгатьтә башлана.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru.

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot