news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татар-информ”да Халыкара тәмәкедән баш тарту көнен үткәрү нәтиҗәләре турында сөйләячәкләр

Халыкара тәмәкедән баш тарту көне күпчелек илләрдә ноябрьнең өченче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтелә.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 23 ноябрьдә, 11.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында белгечләр һәм табиб-наркологлар катнашында Халыкара тәмәкедән баш тарту көнен үткәрү нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясе узачак.

Чарада Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика наркология диспансеры баш табибының балалар наркологиясе буенча урынбасары Степан Криницкий, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белегече психиатр-нарколог, Республика наркология диспансеры баш табибының медицина буенча урынбасары Резедә Хәева һәм “Выбор” Бәйлелекне кисәтү үзәге белгече Луиза Хәкимова катнаша.

Халыкара тәмәкедән баш тарту көне күпчелек илләрдә ноябрьнең өченче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтелә. Ул 1977 елда Америка онкология җәмгыяте тарафыннан гамәлгә куелган һәм бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы ярдәме белән үткәрелә. Бу оешма 2003 елда тәмәкегә каршы көрәш конвенциясен кабул иткән, аңа 180 ил, шул исәптән Россия кушылган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе була. Видеога комментарийларда сораулар бирергә мөмкин.

Массакүләм матбугат чаралары вәкилләренә аккредитация үтү өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru.

news_right_1
news_right_2
news_bot