news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар-информ"да хәрби хәрәкәт ветераннары эшен оештыру турында сөйләячәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

"Татар-информ"да хәрби хәрәкәт ветераннары эшен оештыру турында сөйләячәкләр
Султан Исхаков

(Казан, 5 февраль, “Татар-информ”). Иртәгә, 6 февральдә, 11.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе Татарстанда хәрби хәрәкәт ветераннары белән эшне оештыруга багышлана.

Матбугат конференциясендә Россия Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш депутаты Ольга Иванова, Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, Татарстан Министрлар Кабинетының Хәрби хәрәкәт ветераннары Координацион советы җаваплы сәркатибе Елена Алешина, генерал-майор Рим Мостаев, Әфганстан сугышы инвалидлары Татарстан төбәге оешмасы рәисе – сугыш инвалиды Альберт Кукаркин, Россия Әфганстан ветераннар берлеге Татарстан төбәге оешмасы рәисе Евгений Кабыш катнаша.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100