news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татар-информ"да "Гыйбадәт кылу турында Нигезләмә"дәге үзгәрешләр турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

"Татар-информ"да "Гыйбадәт кылу турында Нигезләмә"дәге үзгәрешләр турында сөйләшәчәкләр

(Казан, 4 февраль, "Татар-информ"). Бүген, 4 февральдә, 13:00 сәгатьтә "Татар-информ"да Гыйбадәт һәм дини йолалар үткәрү турындагы Нигезләмәдәге үзгәрешләргә багышланган матбугат конференциясе булачак. 

Чарада Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары  Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, ТР Диния нәзарәтенең голәмәләр Шурасы әгъзасы Булат хәзрәт Мөбарәков катнашачак.  

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гәммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru. 

news_right_1
news_right_2
news_bot