news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татар-информ”да гошер сәдакасын җыю һәм тарату йомгаклары турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясендә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнаша.

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”). Бүген, 18 октябрьдә, 11.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында "Татарстанда 2018 елда гошер сәдакасын җыю һәм тарату нәтиҗәләре” темасына татар телендә матбугат конференциясе була.

  • 15 октябрьдә Татарстанда быелгы уңыштан мохтаҗлар өчен гошер сәдакасы җыю буенча традицион кампания төгәлләнде. Республика халкының активлыгы нәтиҗәсендә әлеге социаль акциядә 600 тонна азык-төлек җыелды һәм социаль оешмаларга, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә таратылды. 
  • Гошер – сәдаканың махсус төре, мөселман кешесе җыеп алган уңышының уннан берен мохтаҗларга бирә. Гошер сәдакасы түләүнең мәҗбүри булуы “Сыер” сүрәсенең 267 нче аятендә күрсәтелә: “Ий мөэминнәр! Кәсеп итеп тапкан малларыгыздан һәм Без сезнең өчен җирдән чыгарган уңышлардан яхшысын Аллаһы күрсәткән урыннарга бирегез!..”. Революциягә кадәр татар-мөселманнарда гошер сәдакасын җыю гадәти күренеш булган, ә совет чорында гошер бәйрәмнәрен уңыш бәйрәмнәре алыштырган. Хәзер әлеге хәйрия җыелмалары республика мөселманнары тормышына кайта башлады.

Матбугат чарасында республикада бу изге эштә кайсы районнарның алда баруы, гошер сәдакасының кемнәргә, ничек бүленгәне һәм башка шундый мәсьәләлр буенча сөйләшү булачак. Сорауларга Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге башлыгы Айгөл Биктимерова җавап бирәчәк.

Чарага гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100