Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татар-информ»да гомумшәһәр азык-төлек марафоны турында сөйләшәчәкләр
Матбугат чаралары вәкилләре катнашындагы конференция иртәгә, 19 февральдә 13.00 сәгатьтә була.
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 19 февральдә, 13.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Мәрхәмәтлелек кәрҗине» ("Корзина доброты") гомумшәһәр азык-төлек марафонына багышланган матбугат конференциясе үткәрелә. 3 мартта Казанда мохтаҗларга азык-төлек җыю марафоны беренче тапкыр уза.
Чарада Татарстан Республикасы хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү министры Эльмира Зарипова, «Русь» азык-төлек фонды җитәкчесе Виктория Крисько, «Пятерочка» сәүдә челтәре Идел буе дивизионы директоры Дмитрий Торопов катнашачак.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе узачак. Видеога комментарийларда сораулар бирергә мөмкин.
ММЧ вәкилләре pr@tatar-inform.ru. электрон почтасы аша аккредитация уза ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз