news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татар-информ”да Гарәбстан һәм Пакистан каллиграфлары күргәзмәсе турында сөйләячәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 1 август, «Татар-информ»). 2 август көнне, 13.00 сәгатьтә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында каллиграфлар катнашында матбугат конференциясе үткәреләчәк. Чара Гарәбстан һәм Пакистан каллиграфлары күргәзмәсен оештыруга багышланган.

Матбугат конференциясендә Пакистан Республикасыннан Абдул Рәшид Батт, Согуд Гарәбстаныннан Җамал әл-Кебаси әл-Рабеа һәм Мөхәммәд Әлкибаси һәм каллиграфлар күргәзмәсен оештыручылар: "Казан Кремле" музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музее мөдире Илнур Низамиев һәм каллиграф, тәрҗемәче Гөлназ Исмәгыйлева катнашачак.

Сүз Ислам мәдәнияте музеенда узачак «Шәрык каллиграфиясе – Казанның йөрәгендә. Пакистан һәм Согуд Гарәбстанының бүгенге заман осталары» дип исемләнгән күргәзмә хакында барачак.

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100