news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татар-информ"да "Гаилә" мәчете оештырган бәйгеләр турында сөйләшәчәкләр

Сүз «Нәселебез шәҗәрәсе», «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» дип исемләнгән бәйгеләр хакында барачак.

(Казан, 2 февраль, "Татар-информ"). Дүшәмбе, 5 февраль көнне, 11.00 сәгатьтә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Россия Федерациясенең мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шәһимәрданов, тарих фәннәре докторы, профессор Фәйзулхак Ислаев, җәмгыять эшлеклесе Сиринә Шәһимәрданова һәм дин эшлеклесе Әлмира Әдиятуллина катнашында матбугат конференциясе узачак.

Сүз “Гаилә” мәчете тарафыннан оештырылган «Нәселебез шәҗәрәсе», «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» дип исемләнгән бәйгеләр хакында барачак.

Аккредитация өчен электрон почта pr@tatar-inform.ru.

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясенең онлайн трансляциясе оештырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot