news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татар-информ”да Г.Гобәйдуллинның 130 еллык юбилее уңаеннан матбугат конференциясе була

Матбугат очрашуында сүз иртәгә, 7 декабрьдә Г.Гобәйдуллинның 130 еллыгы уңаеннан уздырыла торган халыкара фәнни-гамәли конференция турында барачак.

(Казан, 6 декабрь, "Татар-информ"). 6 декабрьдә 13.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе Газиз Гобәйдуллинның 130 еллыгына уңаеннан уздырыла торган халыкара фәнни-гамәли конференциягә багышлана.

Матбугат конференциясендә Архив эшләре буенча Татарстан дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова, КФУның Халыкара багланышлар һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов, КФУның Халыкара багланышлар һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры урынбасары Раил Фәхретдинов катнаша.

Халыкара фәнни-гамәли конференция Казанда КФУның Халыкара багланышлар һәм көнчыгышны өйрәнү институтында иртәгә, 7 декабрьдә уза.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot