news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татар-информ”да эшләрендә уңышка ирешкән хезмәткәрләр матбугат көне уңаеннан бүләкләнде

“Татмедиа” генераль директоры Андрей Кузьмин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясен "беренче номер" дип атады.

“Татар-информ”да эшләрендә уңышка ирешкән хезмәткәрләр матбугат көне уңаеннан бүләкләнде
Рамиль Гали

(Казан, 18 май, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Андрей Кузьмин матбугат көне уңаеннан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының эшләрендә зур уңышка ирешкән хезмәткәрләрен бүләкләде.

Андрей Кузьмин “Татар-информ”ның татар редакциясен "беренче номер" дип атады.

“Татар-информ”ның татар редакциясе номер бер. Рус редакциясе дә тиздән номер бер булачак”, - диде ул.

Чарада “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе шеф-редакторы Алсу Исмәгыйлева, корреспондент Рузилә Мөхәммәтова һәм “Атна вакыйгалары” газетасы редакторы Лилия Гаделшина бүләкләнде.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының рус редакциясендә дә эшләрендә уңышка ирешкән хезмәткәрләр бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100