news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татар-информ”да - Эшләүче яшьләрнең “Наше время–Безнен заман” фестивале турында сөйлиләр

Матбугат конференциясендә Россиянең халык артисты, театр һәм кино актеры, фестивальнең жюри әгъзасы Дмитрий Назаров булачак.

(Казан, 15 ноябрь, "Татар-информ"). 15 ноябрьдә 13.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе һәр елны уза торган V ачык республика телевизион “Наше время – Безнен заман” эшләүче яшьләр иҗаты фестиваленең зона сайлап алу турларына һәм суперфиналына багышлана. Фестиваль Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгында уза.

Матбугат конференциясендә Россиянең халык артисты, театр һәм кино актеры, фестивальнең жюри әгъасы Дмитрий Назаров, “Беренче канал"ның баш музыкаль редакторы Марина Андрусенко, “Беренче канал"ның баш музыкаль проектлар режиссеры Марина Полтева, Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин һәм фестивальнең генераль продюсеры, Россия Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премия лауреаты Дмитрий Туманов катнаша.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100