news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татар-информ”да Дәүләт Думасы язгы сессиясендә каралачак законнар турында сөйләячәкләр

Матбугат очрашуына гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”). 30 гыйнварда, 11.00 cәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Россия Дәүләт Думасының язгы сессиясендә каралачак өстенлекле закон проектларына багышланган матбугат очрашуы узачак.

Журналистлар белән очрашуда VI чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов катнашачак.

“Татар-информ” агентлыгы сайтында матбугат очрашуыннан онлайн-трансляция оештырылачак. Теләгән кеше видеога комментарийларда сорауларын бирә алачак.

Матбугат очрашуына катнашырга гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла. Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100