news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татар-информ”да Әбу Мансур әл-Матуридиның “Китаб әт-тәүхид” китабы тәкъдим ителәчәк

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). “Татар-информ” республика мәгълүмат агентлыгында иртәгә, 14 ноябрь көнне 10:00 сәгатьтә Әбу Мансур әл-Матуридиның “Китаб әт-тәүхид” китабы тәкъдим ителәчәк. Журналистлар белән очрашуга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Әбу Мансур әл-Матуридиның “Китаб әт-тәүхид” китабын тәрҗемә иткән Габдулла хәзрәт Әдһәмов киләчәк. Алар журналистларның сорауларына җавап бирәчәк.

Җыентык Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йортында басылды. 500 битлек әлеге хезмәт Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең иҗат коллективы тырышлыгы белән нәшер ителгән. Матуридиның "Китаб әт-Тәүхид" хезмәтен гарәп теленнән русчага Казан казые һәм Казан ислам университетының дини фәннәр кафедрасы мөдире Габдулла хәзрәт Әдһәмов тәрҗемә иткән.
 
Китап тәкъдим ителгәннән соң, Нәзарәтнең telegram ресурсындагы “Татар теле - башлап өйрәнүчеләр өчен” дип исемләнгән яңа белем бирү проекты һәм “Без – татарлар” журналист эшләре конкурсы турында сораулар да каралачак. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.
 
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе татар телендә барачак. Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.
 
Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100