Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татар-информ»да «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең ярымфиналы турында сөйләшәчәкләр
Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Бүген, 13 декабрьдә, 13:00 сәгатьтә «Татар-информ» агентлыгында «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең ярымфиналына багышланган матбугат конференциясе була.
Чарада Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Гүзәл Сәгыйтова, Татарстан Республикасы җыр һәм бию ансамбленең баш хормейстеры, ТР халык артисткасы Венера Гәрәева, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты Артур Исламов, композитор, халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты Эльмир Низамов, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина катнаша.
«Татар-информ» сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.
Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз