news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татар-информ"да Башкортстандагы татар әдәбиятының бүгенге халәте турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясе 21 мартта 13 сәгатьтә була.

(Казан, 20 март, "Татар-информ"). 21 мартта, 13.00 сәгатьтә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында "Башкортстанда татар әдәбияты үсештәме?" дигән темага матбугат конференциясе оештырыла.

Спикерлар - Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле, композитор Алик Локманов, "Тулпар" республика татар яшьләре журналының баш мөхәррир урынбасары, Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты, шагыйрь Илдус Фазлетдинов, Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов, язучы, Баязит Бикбай исемендәге әдәби премия лауреаты Закир Әкбәров һәм "Тулпар" журналының проза бүлеге мөдире, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы Дилбәр Булатова.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru.

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot