news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ»да балалар товарының сыйфаты буенча эшләячәк кайнар линия турында сөйлиләр

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы буенча үткәрелә.

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 23 августта, 13.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгына кагылышлы сораулар буенча кайнар линия ачылу турында сөйләячәкләр.

Чарада журналистлар сорауларына Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең балалар һәм яшүсмерләрнең гигинеасы буенча күзәтү бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Гөлгенә Исмагыйлева һәм кулланучылар хокукларын яклау бүлеге башлыгы Ирина Әхмәтшина җавап бирәчәк.

«Татар-информ» агентлыгы сайтында матбугат конференциясеннән онлайн-трансляция оештырыла. Сорауларны видеога шәрехләрдә калдырып булачак. Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы буенча үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100