Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
"Татар-информ"да балалар бакчалары һәм мәктәпләрне төзекләндерү турында сөйләячәкләр
Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.
(Казан, 7 июнь , "Татар-информ"). “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында 8 июньдә 11.00 сәгатьтә матбугат конференциясе Татарстанда балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне капиталь төзекләндерү мәсьәләсенә багышлана.
Матбугат конференциясендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, министрлыкның мәгариф объектлары капиталь төзелеше һәм төзекләндерү буенча техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Айрат Харисов катнаша.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.
Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла. Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз