news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ»да балалар арасында салкын тию авырулары хакында сөйләячәкләр

Гаммәви мәгълүмат чараларын аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы ярдәмендә үткәрелә.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Дүшәмбе, 22 гыйнварда, 11.00 сәгатьтә «Татар-информ» агентлыгындагы матбугат конференциясендә балалар арасында салкын тиюдән булган авыруларның катлаулы формалары хакында сөйләячәкләр.

Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев, штаттан тыш баш балалар белгече – инфекционист Владимир Анохин, Республика балалар клиник хастаханәсенең пульманология мөдире Илдар Зиннәтуллин һәм баш балалар пульмонологы Оксана Пятеркина журналистларның сорауларына җавап бирәчәк.

«Татар-информ» агентлыгы сайтында матбугат конференциясеннән онлайн-трансляция оештырыла. Теләге булган һәркем үзен кызыксындырган сорау бирә ала.

Гаммәви мәгълүмат чараларын аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы ярдәмендә үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot