news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татар-информ"да Бөтенроссия татар эшмәкәрләре җыены утырышы трансляциясе башланды

Бөтенроссия татар авыл эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында Рөстәм Миңнеханов катнаша.

(Казан, 3 март, "Татар-информ"). Бүген Казанның "Корстон" күңел ачу-сәүдә комплексында VII Бөтенроссия авыл эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы уза. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайтында әлеге утырышның онлайн трансляциясе оештырыла.

Трансляцияне карау өчен сылтама - tatar-inform.tatar/internet-tv/173/

Җыенның пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның катнаша. 

VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены 1-3 март көннәрендә үтә. Җыенда Россиянең 41 регионыннан 750ләп кече эшмәкәр, фермерлар катнаша. 

news_right_1
news_right_2
news_bot