Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Татар-информ"да Бөтенроссия һәм халыкара көрәш ярышлары турында сөйләшәчәкләр
Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.
(Казан, 13 июнь, "Татар-информ"). Бүген, 13 июньдә, 13:00 сәгатьтә "Татар-информ"да Бөтенроссия һәм халыкара көрәш ярышларына багышланган матбугат конференциясе узачак.
Чарада Россия Көрәш федерациясенең президиум әгъзасы, Көрәш буенча 20 артык фәнни һәм методик хезмәт авторы, Татарстанның атказанган тренеры, Россия спорт мастеры Марат Әхмәдиев, Россия Көрәш федерациясенең спорт директоры, 2013 елда Казанда узган Универсиада чемпионы, халыкара класслы спорт мастеры Илнар Галиев, Россия Көрәш федерациясенең җәмәгатьчелек белән элемтә буенча белгече Рөстәм Хәсәншин катнашачак.
"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.
Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз