news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар-информ"да Бөтендөнья психик сәламәтлек көне турында сөйләячәкләр

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.

(Казан, 6 октябрь, "Татар-информ"). Дүшәмбе, 9 октябрьдә, 11.00 сәгатьтә, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Бөтендөнья психик сәламәтлек көненә багышланган матбугат очрашуы үтәчәк.

Журналистларның сорауларына медицина фәннәре докторы, Казан дәүләт медицина университетының психиатрия һәм наркология кафедрасы мөдире Кәүсәр Яхин, медицина фәннәре кандидаты, "Сердәш 129" медицина психологик хезмәте җитәкчесе Юрий Калмыков һәм медицина фәннәре кандидаты, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-психиатры Татьяна Гурьянова җавап бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Бөтендөнья психик сәламәтлек көне, 1992 елдан башлап, ел саен 10 октябрьдә билгеләп үтелә. Бу көн Бөтендөнья психик сәламәтлек федерациясе инициативасы һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы ярдәме белән уздырыла. 2002 елдан, академик Татьяна Дмитриева тәкъдиме буенча, ул Россиядә дә билгеләп үтелә.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100