news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ»да «Бәрмәнчек» ансамбленең яңа тамашасы турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

«Татар-информ»да «Бәрмәнчек» ансамбленең яңа тамашасы турында сөйләшәчәкләр

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 24 декабрьдә, 10:00 сәгатьтә, «Татар-информ»да Керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленең «Гөргөри кияүләре» музыкаль тамашасына багышланган матбугат конференциясе булачак.

Чарада Керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле директоры, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Артур Поляков, ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Эльмира Кашапова, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты, Россия Федерациясенең атказанган артисты Николай Дунаев «Гөргөри кияүләре+» спектакле режиссеры, Татарстан Республикасының атказанган артисты Радик Бариев катнашчак.

«Татар-информ» сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru

news_right_1
news_right_2
news_bot