news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

“Татар-информ”да бүген сүз Татарстанда капиталь төзекләндерү төгәлләнү турында бара

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак.

(Казан, 22 ноябрь, "Татар-информ"). 22 ноябрьдә 11.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе балалар сәламәтләндерү лагерьларында, ресурс үзәкләрендә, яшүсмерләр клубларында, муниципаль архивларда капиталь төзекләндерү төгәлләнүгә багышлана.

Матбугат конференциясендә Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрның беренче урынбасары Алексей Фролов катнаша.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100