news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар-информ"да "Бөек Болгар" урта гасырлар сугышы фестивале турында сөйләячәкләр

Фестиваль 12–13 августта Болгар тарих, архитектура музей-тыюлыгында узачак.

(Казан, 24 июль , "Татар-информ"). Дүшәмбе, 24 июльдә, 15.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе “Бөек Болгар” халыкара урта гасырлар сугышы фестивален уздыруга багышлана. Искәртеп үтик, фестиваль 12–13 августта Болгар тарих, архитектура музей-тыюлыгында узачак.

Матбугат конференциясендә Татарстанның туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм фестивальне оештыручы Алексей Кокурин катнаша.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла. Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100