news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар-информ"да "Бөек Болгар" фестивале турында сөйлиләр

Катнашу өчен ММЧ вәкилләре чакырыла

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 5 август көнне 11.00дә, "Татар-информ" агентлыгы "Бөек Болгар" Бөтенроссия тарихи фестивале" темасына матбугат конференциясе уздыра.

Медиа-чарада туристлык буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, фестивальне оештыручы Алексей Кокурин катнаша.

Искәртеп узабыз: 2015 елның 14-16 августында Бөтендөнья Юнеско мирасы исемлегенә кертелгән Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында Россия һәм халыкара тарихи реконструкция клублары катнашында "Бөек Болгар" Бөтенроссия тарихи фестивале була.   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100