news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татар-информ”да Аяз Гыйләҗевнең Венгриядә тәрҗемәдә романы басылу уңаеннан очрашу була

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Пәнҗешәмбе, 2 мартта, 13.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең Венгриядә венгр телендә тәрҗемәдә романы басылу уңаеннан журналистлар һәм җәмәгатьчелек белән очрашу була.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, татар әдәбияты кафедрасы җитәкчесе Әлфәт Закирҗанов, татар әдәбияты кафедрасы доценты Миләүшә Хәбетдинова һәм «Алфавит» идарәсе фонды һәм «Әлифба» татар җәмгыяте рәисе Рита Хәсәнова (Венгрия) канашуы көтелә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе татар телендә барачак.

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot