news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар-информ"да Аяз Гыйләҗев әсәрләрен чит телләргә тәрҗемә итүчеләр белән очрашу уза

Аккредитация өчен электрон почта pr@tatar-inform.ru.

(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ"). 19 октябрьдә "Татар-информ" матбугат үзәгендә Аяз Гыйләҗев романнарын венгр, төрек һәм рус теленә тәрҗемә итүче белгечләр – Арпад Галгоци, Фатих Кутлу, Наил Ишмөхәммәтов белән очрашу булачак.

Чит ил белгечләре Казан (Идел буе) федераль университетында узачак халыкара конференция уңаеннан Казанга килгән. Матбугат конференциясендә шулай ук Венгриянең Татарстандагы генераль консулы Адам Штифтер, КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов, КФУның Татаристика һәм тюркология Югары мәктәбе җитәкчесе Әлфия Йосыпова катнаша.

Матбугат конференциясе 11.00 сәгатьтә башлана. Аккредитация өчен электрон почта pr@tatar-inform.ru

Онлайн карау өчен сылтама - tatar-inform.tatar/internet-tv/116/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100