news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татар-информ”да Аяз Гыйләҗев әсәрләре буенча куелачак спектакльләр турында сөйләячәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”). Дүшәмбе, 22 октябрьдә, 14:00 сәгатьтә Аяз Гыйләҗев әсәрләре буенча куелган спектакльләр декадасына багышланган матбугат конференциясе була.

Матбугат конференциясендә татар әдәбияты классигы Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында узачак спектакльләр декадасы турында сөйләячәкләр.

Чарада Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әдәби бүлек җитәкчесе Нияз Игъламов, Аяз Гыйләҗевның хатыны Нәкыя Гыйләҗева катнашачак. 

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гәммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100