news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татар-информ”да Авыр атлетика буенча узачак Бөтенроссия ярышы турында сөйләячәкләр

Матбугат очрашуына гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 2 февраль, “Татар-информ”). 3 февраль көнне сәгать 13.00 дә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе була. Ул Татарстан Республикасында узачак Авыр атлетика буенча Бөтенроссия ярышына багышлана.

Чарада Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Россия авыр атлетика федерациясенең беренче вице-президенты Владимир Салтыков, Олимпия чемпионы, Россия авыр атлетика буенча җыелма хатын-кызлар командасының баш тренеры Николай Колесников һәм Олимпия чемпионы, Россия авыр атлетика буенча җыелма ир-атлар командасының баш тренеры Павел Кузнецов катнашачак.

“Татар-информ” агентлыгы сайтында матбугат очрашуының он-лайн трансляциясе оештырылачак. Сорауларны видеога комментарийларда язарга мөмкин.

Матбугат очрашуына гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла. Аккредитация pr@tatar-inform.ru почтасы аша башкарыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot