news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар-информ"да авылны су белән тәэмин итү һәм яктырту программасы турында сөйләячәкләр

Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белгечләре белән очрашуга журналистлар чакырыла.

(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). 21 июльдә, 14.00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Авылны су белән тәэмин итү һәм яктырту» республика программасына багышланган матбугат конференциясе узачак.

Журналистларның сорауларына Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Торак-коммуналь хуҗалык программасын эксплуатацияләү һәм тормышка ашыру идарәсе җитәкчесе Илдус Насыров җавап бирәчәк.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән журналистлар видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100