news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар-информ"да аутизмлы балаларның мәктәптәге уңышлары турында сөйләячәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ"). Дүшәмбе, 16 октябьдә, 14.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә аутизмлы балаларның мәктәптәге уңышлары турында сөйләячәкләр. Казан мәктәпләрендә алар 2017 елның беренче сентябреннән укый башлады.

Матбугат конференциясендә “Просто другие“ инвалид балаларга ярдәм итү җәмәгать оешмасын гамәлгә куючы Анна Устиновская,  “В твою пользу” хәйрия фондының күзәтчелек советы рәисе Оскар Прокопьев, “В твою пользу” хәйрия фонды директоры Дарина Табакова, аутизмлы балаларны укыту буенча ресурс сыйныфы кураторы Светлана Шимшек катнаша.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла. Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100