news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар-информ"да "Аеклык ноктасы" проектын тормышка ашыру нәтиҗәләре турында сөйләячәкләр

Журналистлар аккредитациясе pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.

"Татар-информ"да "Аеклык ноктасы" проектын тормышка ашыру нәтиҗәләре турында сөйләячәкләр
Султан Исхаков

(Казан, 4 июнь, "Татар-информ").  Дүшәмбе, 5 июньдә, 10.00 сәгатьтә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина катнашында, "Аеклык ноктасы" республика проектын тормышка ашыру нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе узачак. 

"Аеклык ноктасы" проекты эчкечелектән мөстәкыйль рәвештә котыла алмаган аналарга ярдәм итүгә һәм аларны социаль реабилитацияләүгә юнәлдерелгән.

Матбугат конференциясендә шулай ук балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларны яклау комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Дәвалау һәм профилактика идарәсе җитәкчесе Ирина Малышева, Кукмара районы башлыгы урынбасары Равия Кәримуллина һәм әлеге проектта катнашучы, күп балалы ана Елена Шишканова катнашачак.

"Татар-информ" сайтында матубгат-конференциясенең онлайн-трансляциясе булчачак. Теләгән кешеләр сорауларын видеога шәрехләрдә калдыра ала. Журналистлар аккредитациясе pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100