news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар-информ" "Болгар радиосы"ның Иске татар бистәсендәге концертын онлайн күрсәтә

Концерт бүген 17.00 сәгатьтә башлана.

(Казан, 7 май, "Татар-информ"). Бүген, Радио көне уңаеннан, Казанның Иске татар бистәсендә "Болгар радиосы" эстрада җырчылары катнашында күңел ачу чарасы оештыра. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы бу концертны онлайн күрсәтә.

"Концертта шоу-бизнес йолдызлары һәм "Болгар радиосы" алып баручылары катнашачак. Тамашага керү бушлай", - дип хәбәр ителә радионың социаль челтәрдәге рәсми төркемендә. Концерт 17.00 сәгатьтә башлана.

Онлайн карау өчен сылтама: tatar-inform.tatar/internet-tv/208/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100