news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ» беренче квартал нәтиҗәләре буенча иң еш искә алына торган басма булды

«Бизнес-online» (242,82 пункт) һәм «Реальное время» (98,61 пункт) электрон газеталары икенче һәм өченче урынны яулаган.

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы быелның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстанның иң еш искә алына торган гаммәви мәгълүмат чарасы дип табылды. «Медиалогия» белгечләре әзерләгән рейтинг мәгълүматлары шуны раслый.

Рейтингны компанияләрнең искә алыну индексы нигезендә төзегәннәр. Мәгълүмат агентлыгының күрсәткече күрсәтелгән чорда 310,95 пунктны тәшкил иткән. «Бизнес-online» (242,82 пункт) һәм «Реальное время» (98,61 пункт) электрон газеталары икенче һәм өченче урынны яулаган.

«Медиалогия» системасының гаммәви мәгълүмат чаралары базасы рейтинг өчен нигез булып тора. Анда йогынтысы зур булган 63 меңнән артык чыганак (ТВ, радио, газеталар, журналлар, мәгълүмат агентлыклары, интернет гаммәви мәгълүмат чаралары) кертелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot