Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Татар-информ" белән "Башинформ" мәгълүмат агентлыклары арасында Меморандум төзелде
Меморандумны "Татар-информ" генераль директоры Шамил Садыйков һәм "Башинформ" генераль директоры Максим Ульчев имзаладылар.
(Уфа, 18 апрель, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Бүген, Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәре кысаларындагы эшлекле форумда Татарстанның "Татар-информ" һәм Башкортстанның "Башинформ" мәгълүмат агентлыклары арасында рәсми Килешү төзелде. Килешүне "Татар-информ" генераль директоры Шамил Садыйков һәм "Башинформ" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Максим Ульчев имзаладылар.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы 1990 елда оешкан. Агентлык рус һәм татар телендә эшләүче ике редакциядән гыйбарәт. Хәзерге вакытта агентлык тарафыннан tatar-inform.ru, tatar-inform.tatar, intertat.tatar, sntat.ru сайтлары, "Атна вакыйгалары" һәм "События недели" басма газеталар өчен контент әзерләнә. 2018 ел нәтиҗәләре буенча, агентлык Татарстанда телгә алынучы массакүләм мәгълүмат чаралары арасында беренче урында тора.
"Башинформ" 1992 году елда оешкан. Рәсми сайты bashinform.ru, ул рус һәм башкорт телендәге версияләрдән гыйбарәт. Башинформ сайты - Башкортстанда телгә алынучы төп гаммәви мәгълүмат чарасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз