Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татар-информ» баш мөхәррире Ринат Билалов дәүләт бүләгенә лаек булды
Бүген, Россия матбугаты көнендә, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, федераль басмалар вәкилләре, журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре белән очрашты. Тантаналы чара барышында алдынгылар лаеклы дәүләт бүләкләре алды. Алар арасында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире, журналистлар остазы Ринат Билалов та бар иде.
Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тә хезмәттәшләрен дә һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде.
«Нәкъ менә медиа халыкның социаль торышы белән идарә итә. Җәмгыятьне уңай якка юнәлтү бик мөһим. Медиатармак — Татарстанда безне төрле мәгълүмати чыганаклар белән тәэмин итә. Безнең язар һәм сөйләрлек әйберләребез бар, әйдәгез киләчәктә дә илһамланып эшлик»,— дип белдерде Сәлимгәрәев.
Очрашу ахырында Фәрит Мөхәммәтшин һәм Айдар Сәлимгәрәев журналистика өлкәсендә лаеклы хезмәт куйганнарга бүләкләр тапшырды.
Тантаналы чара Алафузовлар фабрикасының мәдәни мирас объекты буларак танылган бинасында үтте. Анда хәзер театр хәрәкәте урнашкан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз