news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ» Айдар Габдиновның юбилей концертын онлайн күрсәтә

Концерт бүген 18:30 сәгатьтә башлана.

«Татар-информ» Айдар Габдиновның юбилей концертын онлайн күрсәтә

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Бүген, 3 мартта, 18:30 сәгатьтә Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдиновның юбилей концерты булачак.

Концертта Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров, Татарстанның атказанган артистлары Гөлшат Имамиева, Алинә Шәрипҗанова, Рөстәм Асаев, Николай Коновалов, солистлар Илгиз Зәкиев, Алсу Вәлиуллина, Гөлназ Гафурова, «Казан» бию ансамбле, «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры катнашачак. Кичәнең махсус кунагы Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты - Зилә Сөнгатуллина.

Концертны Сөмбел Билалова һәм Айсылу Габдинова алып бара.

Юбилей концертын «Татар-информ» агентлыгы онлайн күрсәтә. Карау өчен сылтама: https://tatar-inform.tatar/video/general/03-03-2020/aydar-gabdinovny-yubiley-kontserty-5726636

news_right_1
news_right_2
news_bot