news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Татар-информ" Айдар Фәйзрахманов әсәрләреннән төзелгән концертны онлайн күрсәтәчәк

Концерт 17 ноябрь көнне 18 сәгать 30 минутта башлана.

 (Казан, 16 ноябрь, "Татар-информ"). 17 ноябрь көнне 18 сәгать 30 минутта "Татар-информ" youtube каналында Татарстанның халык артисты, композитор Айдар Фәйзрахманов җырларыннан төзелгән «Борчылма...» дип аталган концертны онлайн күрсәтү планлаштырыла. 

Концертта Татарстанның атказанган артистлары Филүс Каһиров, Айгөл Хәйри, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Сиринә Зәйнетдинова, Рөстәм Насыйбуллин, Илгиз Мөхетдинов, Айгөл Гардисламова, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, «Мирас» инструменталь ансамбле, халыкара конкурслар лауреатлары Екатерина Коврикова  һәм Ильяс Камалның катнашуы көтелә.

Концертны онлайн карау өчен сылтама: https://tatar-inform.tatar/internet-tv/290/

news_right_1
news_right_2
news_bot