news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар-информ” Алмаз Хәмзинның иҗат кичәсен онлайн күрсәтә

Концерт бүген 17.00 сәгатьтә Язучылар берлегенең Тукай клубында була.

(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Язучылар берлегенең Тукай клубында композитор, юмор һәм сатира остасы Алмаз Хәмзинның иҗат кичәсе уза. Әлеге чараны “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы онлайн күрсәтә.

Иҗат кичәсе бүген, 4 декабрь көнне, 17.00 сәгатьтә башлана. Ул Алмаз Хәмзиннең 70 яшьлек юбилее уңаеннан уздырыла. Юбилярны котларга иҗатташлары, замандашлары киләчәк. Бәйрәм кичәсе Алмаз Хәмзин язган җырлар белән үрелеп барачак.

Трансляцияне карау өчен сылтама: http://tatar-inform.tatar/internet-tv/143/

news_right_1
news_right_2
news_bot